- тын
- I. с. 1. Тавышсыз, шау-шусыз, тынлыкка (1) баткан. рәв. Тавышланмыйча, шауламыйча 2. сир. Тынлык 3. Җилсез, тымызык 4. Хәрәкәтсез, тыныч. рәв. Ярсымыйча, шауламыйча; салмак, акрын (агу, исү һ. б. тур.) 5. Кешегә сиздерми, тышка чыгармый торган, тыныч, сабыр 6. Кеше булмаган, кеше комачауламый торган, аулак 7. рәв. Ишетелер-ишетелмәс, көчсез, акрын (тавыш һ. б. тур.) 8. күч. Культура үзәгеннән, шау-шулы тормыштан ерак 9. күч. Борчылмаучан, тыныч 10. рәв. күч. Тынычлык шартларында, сугышсыз; тыныч. и. сир. Тынычлык (3,5). II. ТЫН – и. 1. Тере организмнарның үпкәләр белән эчкә кислород йоту һәм тышка углекислый газ чыгару процессы; Сулыш. Сулагач, үпкәләрдән кире чыга торган һава. Сулыш алу өчен хезмәт итә торган тын юллары 2. күч. Берәр кеше, әйбер яки күренеш тәэсире, йогынтысы әҗәл тыны 3. бәйл. Эш-хәрәкәтнең күпмедер кат яки күпмедер вакыт эчендә эшләнүен белдергәндә кулл. алар бер тын чәй эчәләр 4. ТЫНГА – (Үзендә булган) көчкә бар тынга куып киләләр 5. с. диал. Чәчелми калган, кысыр (җир тур.). ТЫН АЛУ, ТЫН АЛЫШ – 1) ТЫН ТАРТУ – Үпкәләр белән һава сулау һәм аны кире чыгару 2) күч. Ял итү, хәл җыю 3) күч. Вакытлы тынычлык. ТЫН ЮЛЛАРЫ – Сулыш алганда үпкәгә саф һава керү һәм кире чыгу өчен хезм. итә торган әгъзалар. ТЫН БЕТҮ – Сулыш алуы кыен булу, кислород җитмәү хәле
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.